Яңалыклар

 
23.11.2017

KC_2017_tat 2017 елның 22 ноябрендә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге һәм ТР Язучылар берлеге әдәби тәнкыйть секциясенең берләштерелгән утырышы булды. Әлеге чарада язучы, әдәбиятчы Гали Рәхимнең (1892–1943) тууына 125 ел, әдәбият галиме, профессор Галимҗан Нигъмәтинең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Татар әдәбият белеменең хәзерге торышы һәм актуаль проблемалары” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде.

21.11.2017

Томск_2017_тат 2017 елның 16 ноябрендә Томск шәһәренең “Татар мәдәни үзәге”ндә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнгән “Милли-мәдәни мирасыбыз: Томск татарлары” җыентыгын презентацияләү чарасы булды. Томск татарларына әлеге хезмәтне Институтның фән эшләре буенча директор урынбасары Олег Хисамов һәм Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәрев тәкъдим иттеләр.

27.10.2017

Theatre_2017 2017 елның 25 октябрендә ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге «Театр тәнкыйтенең һәм театр белеменең көнүзәк мәсьәләләре» дигән тема буенча түгәрәк өстәл артында фикер алышу уздырды. Бу чара күренекле театр белгече һәм театр тәнкыйтьчесе Дания Әхәт кызы Гыймранова истәлегенә багышланган иде. Д. Гыймранова Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИның театр һәм музыка бүлегенә гомеренең 45 елын багышлаган шәхес.

27.10.2017

School_2017 ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 2017 елның 18-20 октябрендә “XXI гасырда филология һәм сәнгать белеме” дигән I Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе узды. Әлеге чара фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү дәрәҗәсен үстерү, талантлы яшьләрдә фундаменталь фәнни тикшеренүләргә кызыксыну уяту максатларын күз уңында тотып оештырылды. Мәктәп эшчәнлегендә ТР Фәннәр академиясе, республиканың фәнни һәм фәнни-белем бирү оешмалары галимнәре, массачыл-мәгълүмати чаралар, шулай ук Алматы (Казакъстан Республикасы), Новосибирск, Санкт-Петербург, Махачкала шәһәрләренең фәнни-тикшеренү үзәкләреннән белгечләр катнашты.

06.10.2017

Auezov_tat 2017 елның 28 сентябрендә Алматы шәһәрендә казакларның күренекле язучысы М.О. Ауэзовның тууына 120 ел тулу уңае белән “М.О. Ауэзов һәм милләтнең рухи яңарышы (“М.О. Ауэзов и духовное возрождение нации”) дигән Халыкара фәнни сипозиум уздырылды.

06.07.2017

Siberia_2017 Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең чираттагы комплекслы экспедициясе 2017 елның 19–29 июнь көннәрендә Новосибирск өлкәсенең Колыван һәм Каргат районнарында эшләде. Экспедициянең максаты – әлеге региондагы татар авылларын барлау, халыкның рухи һәм матди культурасын өйрәнү, тел үзенчәлекләренә һәм фольклорына кагылышлы материал туплау иде. Экспедиция Колыван районының Умар (Юрт-Ора), Акбалык (Юрт- Акбалык), Казанка һәм Каргат районының Муса (Мусы), Җәйләү (Теренино), Кышлау (Шибаки), Форпост-Каргат авылларында материал туплады. Колыван районының Умар авылында чат татарлары, Акбалык һәм Казанка авылларында Идел буеннан күчкән Казан татарлары яши. Каргат районының борынгы төп халкы – бараба татарлары. Алар да төрле чорларда бирегә күчеп килгән Казан татарлары белән кушылган.

24.05.2017

“2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Татарстан Республикасы Дәүләт программасы кысаларында, Институт 2017 елга Мөслим белән Минзәлә районнарына комплекслы экспедиция оештыруны максат итеп куйды. Әлеге экспедиция 12–25 июньдә оештырылачак. 

 Шул максаттан, 15 майда Институтның гыйльми сәркатибе Р.Г. Галиуллин, язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе И.Г. Гомәров, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Р.Р. Солтанова Мөслим районында экспедицияне нәтиҗәле оештыруга багышланган фәнни семинар уздырды. Әлеге семинарда Мөслим муниципаль районының Совет аппараты җитәкчесе А.М. Әхмәтҗанов, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.Җ. Солтанов, мәдәният, мәгариф тармагы җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, музей, китапханә, матбугат вәкилләре, районның күренекле язучылары – Г.Тукай исем. Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриев, күренекле шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов һ.б. катнашты. Киңәшмәдә июнь аенда Мөслим районында узачак комплекслы экспедициянең максатлары тәгаенләнде, эш графигы кабул ителде.

28.03.2017

Hisamov-80 24 мартта галимнәр, профессорлар, филология фәннәре докторлары, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклеләре, Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзалары Нурмөхәммәт һәм Фәһимә Хисамовларның 80 яшьлеге уңаеннан кичә уздырылды.

22.03.2017

Aurgazy-2017 Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган чараларның иң беренчесе әдипнең туган ягында, туган авылында – Башкортстан Республикасы Авыргазы районының Солтанморат авылында үтте.

21.03.2017

17 ubvyfpbz 2017 елның 17 мартында Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан Г. Ибраһимов исемендәге 17 гимназиядә Г. Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды.

10.02.2017

Фән көне уңае белән 2017 елның 8 февралендә ТР Фәннәр академиясендә тантаналы җыелыш булды. Анда ТР ФА Президиумы һәм Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге әгъзалары, ТР ФА академик институтларының, шулай ук ТР ФА фәнни-методик җитәкчелегендәге институтларның фәнни хезмәткәрләре, Казан югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

09.02.2017

Presentation_Tukay_tat 2017 елның 7 февралендә ТР Фәннәр академиясенең Зур залында татар әдәбият белеме тарихында беренче мәртәбә дөнья күргән шәхси энциклопедия – Г. Тукай энциклопедиясен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү тантанасы булды. Бу чара татарстанлыларның гына түгел, ә Россиянең Кабарда-Балкар һәм Саха (Якутия) республикалары һәм Казакстан вәкилләренең дә игътибарын җәлеп итте. Кичә башланганчы, килгән кунакларның һәркайсына әлеге Энциклопедияне эшләү тарихын, басманың төзелешен, мәкаләләрнең тематикасын кыскача яктырткан буклет таратылды, шулай ук Г. Тукай иҗатына багышланган Күргәзмә оештырылды.

06.02.2017

Presentation_Tukay 2017 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Габдулла Тукай. Энциклопедия» хезмәтен тәкъдим итү чарасын уздыра. 

06.02.2017

2017 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе проекты буенча фикер алышуга багышланган республика киңәшмәсе узды.

01.02.2017

Tukay-katalog-tat 1917 елның 13 гыйнварында “Казан Кремле” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы “Манеж” күргәзмәләр залында, шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңае белән, 2016 елның 27 октябреннән 2017 елның 22 гыйнварына кадәр дәвам иткән “Тукайга сәяхәт” күргәзмәсе каталогын тәкъдим итү уздырылды.

28.12.2016

Поздравление Хөрмәтле хезмәттәшләр! 

Сезне туып килүче 2017 ел белән кайнар котлыйбыз! Саулык, бәхет, шатлык, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, иҗади илһам телибез. Ил-көн тыныч килеп, яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын!

27.12.2016

Премия_Исхаки_тат 26 декабрьдә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы узды. Мәртәбәле бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды.  Гаяз Исхакыйның 15 томлыгын әзерләп бастыруда катнашкан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре (Зөфәр Рәмиев, Фатыйма Ибраһимова, Лена Гайнанова, Зөфәр Мөхәммәтшин) дәүләт премиясенә лаек дип табылды. Аларны ихлас күңелдән котлыйбыз!

23.12.2016

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе 2016 елның 23 декабрендә хакыйкый әгъзалыкка (академик) һәм мөхбир-әгъзалыкка, шәрәфле һәм чит ил әгъзасына сайлаулар уздырды. 

23.12.2016

Театр_110тат 2016 елның 22 декабрендә Институт «XXI гасыр театры һәм бүгенге көн карашы» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырды. Әлеге чара татар театрының 110 еллыгы уңаеннан оештырылган иде.

13.12.2016

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең президиумы, үзенең Уставына һәм «Татарстан Республикасының Фәннәр академиясенә сайлаулар турында «Нигезләмә»гә туры китереп, 2016 елның 10 ноябрендә басылып чыккан белдерүгә таянып, шуларда күрсәтелгән белгечлекләр буенча хакыйкый әгъзалыкка (академик) һәм мөхбир-әгъзалыкка дәгъва итүчеләрнең һәм ТФА бүлекләрендә шәрәфле һәм чит ил әгъзасы буларак тәкъдим ителүчеләрнең исемнәрен игълан итә.

Центр перспективных экономических исследований Академии Наук РТ 50 лучших инновационных идей для Республики Татарстан Виртуальный музей-библиотека Академии Наук Республики Татарстан Татарстанский ЦНТИ